«Химик» ТИС әниләре аһәңле көйләр яңгыравында биеделәр.
Алар өчен «Хатын-кызларның иң гүзәле» исемле очрашу оештырылды. Территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Әлфия Талыйпова актив әниләргә рәхмәт белдерде, алар өчен викторина, лотерея уены оештырды. Профилакторийның уңайлы залына җыелганнар баянчы Александр Доронин яңгыраткан дәртле көйләргә кушылып биеделәр.
Нет комментариев