Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелек белән сугарылган бәйрәм

Менделлеевлылар, шәһәребез кунаклары мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаетен билгеләргә "Таң" мәчетенә җыелдылар. Фәймә Вахриева Иртәнге сигез тулуга иман йортында алма төшәр урын да юк иде. Күп кенә аналар балалары белән килгәннәр. Менделеевскида яшәүче әти-әнисенә Баулыдан, Азнакайдан кунакка кайткан Гөлнара, Гүзәл, Айгөл ул һәм кызлары белән Корбан...

Менделлеевлылар, шәһәребез кунаклары мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаетен билгеләргә "Таң" мәчетенә җыелдылар.
Фәймә Вахриева
Иртәнге сигез тулуга иман йортында алма төшәр урын да юк иде. Күп кенә аналар балалары белән килгәннәр. Менделеевскида яшәүче әти-әнисенә Баулыдан, Азнакайдан кунакка кайткан Гөлнара, Гүзәл, Айгөл ул һәм кызлары белән Корбан бәйрәменә ашыгалар. Өч айлык Данил, бер яшьләре тулган Әдил белән Раян да монда.
- Балалар кечкенәдән бәйрәм рухын тойсыннар, мәчеткә йөрсеннәр, - диләр әниләре.
Лилия Березина кызы Гөлнара һәм әтисе Рәфис Хөсәенович белән изге бәйрәмне ел саен мәчеттә каршылаулары турында белдерде.
- Яшьләрнең күп булуы сөендерә, - ди гаилә.
- Мәчеттә еш булырга тырышам, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә. Монда күңелгә тынычлык, сабырлык иңә. Дини кардәшлекнең ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген сизәсең, - дип һәркемгә иминлек теләде Гөлнур Бородина.
Бәйрәмгә җыелганнарны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Имам-мөхтәсиб Айрат хәзрәт Абдуллинга кушылып тәкъбир әйткәннән соң, җәмәгать намазы укылды. Аннан бәйрәм вәгазе тыңланды.
- Корбан бәйрәме - Аллаһы тәгаләнең бәндәләрнең кан коюына каршы булуын күрсәтүче изге көн. Корбан чалу - Тәңренең ризалыгын алу. Бу көнне мөселманнар яхшы ният белән сәламәт, корбанга лаек хайваннар чалырга тиеш, сугым итен мохтаҗларга өләшү күркәм гамәл, - дип, хәзрәт А.Абдуллин ил-көннәребезгә, җаннарыбызга, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек теләде.
Мөселманнар бер-берсен котлап, сәдакаларын өләшкәч, йортларына ашыктылар. Бу көнне һәр гаиләдә бәйрәм өстәле корыла, тәмле ризыклар әзерләнә, туганнар, якыннар, күршеләр хәл-әхвәл белешәләр, бүләкләр өләшенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары дин џђм без

2
X