Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кама таңнары» социаль приютында «Минем ватаным - Татарстан Республикасы» исемле танып белү сәгате үтте

Балалар республикабызның башкаласы, ЮНЕСКО исемелегенә кертелгән туган якның күренекле урыннарын искә төшерделәр.

Татарстан Респубикасы көне алдыннан «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар Т.Чернова һәм А.Җамалетдинова «Минем ватаным - Татарстан Республикасы» исемле танып белү сәгате үткәрделәр. 


Балалар республикабызның башкаласы, ЮНЕСКО исемелегенә кертелгән туган якның күренекле урыннары турында искә төшерделәр: Казан кремле, Бөек Болгар һәм Свияжски утравындагы Успенски монастыре комплексын. 


Тәрбиячеләр безнең республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары турында сөйләделәр. Балалар укытучылары белән бергә әлеге чарага йомгак ясадылар: Ватаныбыз елдан-ел үсештә, чәчәк ата һәм барлык өлкәләрдә дә алга бара, ә безнең бурыч – аның байлыгын һәм матурлыгын саклау һәм арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев