Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгылы, ләкин мәңгелек турында

Шәһәр халкы зиратларны төзекләндерү перспективасы турында язуны үтенеп редакциягә мөрәҗәгать итте. Без шәхси эшмәкәр И.Тогулев белән әңгәмә кордык. Шәһәр башкарма комитеты аның белән шәһәр зиратларына хезмәт күрсәтүгә һәм төзекләндерүгә килешү төзегән. - Алар дүртәү, - дип сөйли Игорь Николаевич, - ике татар зираты (иске һәм яңа), Камашта рус зираты һәм...

Шәһәр халкы зиратларны төзекләндерү перспективасы турында язуны үтенеп редакциягә мөрәҗәгать итте.
Без шәхси эшмәкәр И.Тогулев белән әңгәмә кордык. Шәһәр башкарма комитеты аның белән шәһәр зиратларына хезмәт күрсәтүгә һәм төзекләндерүгә килешү төзегән.
- Алар дүртәү, - дип сөйли Игорь Николаевич, - ике татар зираты (иске һәм яңа), Камашта рус зираты һәм тагын берсе Карман авылы янында. 28 гектар мәйданлы җир участокларына тиешле документлар рәсмиләштерелгән. Каберлекләр мәйданы 15 га тәшкил итә, калган территория - перспективага, 20-25 елга.
Республика бюджеты биргән субсидияләргә Татарстанның барлык зиратлары өчен стандарт булган проект буенча "Татгражданпроект" белгечләре әзерләгән капкалар төзелде. Иске койма чикләрне киңәйтү хисабына күчерелде.
Хәзер асфальт юл рус зиратының үзәк аллеясы булачак, күмүләр уң якта да башкарылачак. Уң яктагы территориядә стоянка, инвентарь өчен (аны арендага алып булачак) хуҗалык блогы, ритуаль кибет төзү планлаштырыла. Су өчен савыт урнаштырылачак. Сулда чиркәүгә нигез салынган, аның төзелеше Алексий атакай җитәкчелегендә башкарыла.
Дин әһелләре һәм халык теләген исәпкә алып мөселман зиратында парковка ясау, үзәк аллеяга асфальт түшәү планлаштырыла. Бүген бу эшләр алып барыла - туфракның уңдырышлы катламы алынды, вак таш җәелде, аннан асфальт салыначак. Тиздән яктырткычлар куелачак, заявка электр челтәрендә.
Киләсе елга планда - авыру агачларны кисү, чүп контейнерлары өчен мәйданчыкларны бетонлау, коймаларны ремонтлау һәм буяу.
- Мин бу юнәлештә күрше шәһәрләрнең, мәсәлән, Түбән Каманың эшчәнлеге белән таныштым, - ди И.Тогулев. - Сугышта катнашучылар, атказанган кешеләр җирләнгән почет аллеясы оештыру идеясе бар.
- Игорь Николаевич, менделеевлылар туганнары булмаган кайбер атказанган кешеләрнең каберләре торышын газета битләрендә бер генә тапкыр күтәрмиләр. Бу проблемага сезнең караш.
- Мин, мөгаен, андый урыннарга шефлык яки җәмәгать инициативасы фикере белән килешермен. Чөнки бүгенге көнгә хезмәт күрсәтүче персоналның штат берәмлеге юк диярлек, мин берүзем.
Менделеевлылар барлык мәсьәләләр белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Пушкин ур., 5б, тел. 2-45-41.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Шђџђр халкы зиратларны