Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайнар су кайнар булачак

Чәршәмбе көнне Химиклар урамының 1 нче йортын капиталь ремонттан соң кабул итү булды. Йортта яшәүчеләр күп тапкырлар кайнар су булмауга зарландылар: су җылынсын өчен, аны бер сәгать дәвамында агызып торырга кирәк иде. Кайнар суның бәясен исәпкә алсак, көн саен йортта яшәүчеләрнең сизелерлек акчалары канализациягә акты. - Без ун елдан артык...

Чәршәмбе көнне Химиклар урамының 1 нче йортын капиталь ремонттан соң кабул итү булды.

Йортта яшәүчеләр күп тапкырлар кайнар су булмауга зарландылар: су җылынсын өчен, аны бер сәгать дәвамында агызып торырга кирәк иде. Кайнар суның бәясен исәпкә алсак, көн саен йортта яшәүчеләрнең сизелерлек акчалары канализациягә акты.
- Без ун елдан артык шулай яшәдек. Идарәче компанияләрдә циркуляция бозылган, обратка эшләми диделәр, ләкин ремонт ясарга ашыкмадылар, - дип сөйли йорт комитеты рәисе Любовь Красильникова. - Кайберәүләр су куллану күләмен киметү өчен магнитлар куйдылар. Шул вакытта ОДН проблемасы намуслы түләүчеләр җилкәсенә төште.
Берничә атна элек "Нептун" идарәче компаниясе инициативасы буенча комиссия төзелде, циркуляцияне көйләү карары кабул ителде. Эшкә "Жилэнергосервис-Менделеевск", "Татгазэнерго", район электр челтәре подряд оешмалары алынды. Бер ай да үтмәде, фатирларда кайнар су барлыкка килде.
Рәсми кабул итү вакытында составында идарәче компания һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре булган комиссия безгә нинди эшләр башкарылганы һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде.
- Канализация торбасы идәннән үтә иде, зарарлану мөмкинлеген булдырмас өчен аны стенадан үткәрдек. Подъездларда энергия саклаучы лампалар куйдык, подвалны яктырттык. Циркуляцияне һәм обратканы көйләдек. Хәзер гидравлик режимны тикшерү бара һәм проблема тулаем хәл ителәчәк, - ди "Жилэнергосервис-Менделеевск" директоры Ренат Шәрипов. - Моңа охшаш проблемалы тагын өч йорт бар - Тукай урамының 3, 6, 8 нче йортлары, хәзер шунда күчәбез. Биредә стояклар тузган, аларга соңрак тотынабыз.
Белгечләр ОДН түбәнәюне көтәләр - яшәүчеләр кайнар судан файдаланган өчен Бердәм исәп-хисап үзәгенә реаль саннар бирәчәкләр. Контрольдә тотучы оешмалар йорт комитеты рәисе белән берлектә ай саен гомумйорт счетчигы күрсәткечләрен алачаклар. Бу йортта исәп приборлары фильтрлар белән җиһазланган, шул сәбәпле торбалар һәм счетчиклар чүпләнми.
- Подвалдагы исәп приборлары (ә алар бик кыйммәт) булган биналар йозакка бикле, аларга беркем дә керә алмый. Яшәүчеләр җаваплы булсыннар, чүпләмәсеннәр, вандализм актлары кылмасыннар, булганны сакласыннар иде, - ди Р.Шәрипов. - Район җитәкчелеге йөкләмәсе буенча һәр йортта эшләрнең максималь күләмен башкарырга тырышабыз, халыкның бурычы - безгә нәтиҗәләрне сакларга булышу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары кайнар су Менделеевск районы