Казан таныклыклы булачак
Җәмгыять

Казан таныклыклы булачак

Россия Президенты Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырачак.

Казан мэры урынбасары Людмила Андреева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

− Россия Федерациясе Президенты шәһәргә әлеге мактаулы исемне бирү турында таныклык тапшырачак. Хәзер моның кайчан булачагын көтәбез. «Җиңү» оештыру комитеты эшләвен дәвам итә, без алар белән элемтәдә торабыз», − диде ул.

Моннан тыш, закон нигезендә стела урнаштыру каралган. Шулай ук Казан районнарында да мемориаллар урнаштыру күздә тотыла.


Нет комментариев