Җәмгыять

Хезмәт базарына керү

2018 елда районда 200 балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, өстенлекле хокуктан уңышсыз һәм күпбалалы гаиләләр, ялгыз ата-аналарның балалары, ятим балалар, социаль приютта тәрбияләнүчеләр һәм әти-әни тәрбиясеннән калганнар файдалана.

Үзәк начальнигы Елена Мөхәмәдиева сүзләренчә, җәйге чорда укудан бушаган вакытта үсмерләрне эшкә урнаштыру – мөһим бурычларның берсе. Әлеге гамәлнең төп максаты – балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау, аларга иртә һөнәри юнәлеш бирү, хезмәт белемен үзләштерүдә ярдәм күрсәтү. Хезмәт эшчәнлеге барышында балалар үзләренә бераз акча эшли, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтә алалар, киләчәктә кирәк булачак тәҗрибә туплыйлар. Үсмерләрнең беренчел социаль хезмәткә яраклашуы яшьләрнең хезмәт базарына нормаль керүенә этәргеч бирә.

Россия Федерациясе законы буенча, балигъ булмаган гражданнарга вакытлыча эшкә катнашу чорында эшсезлек буенча пособиенең бер ярымыннан да ким булмаган суммада материаль яклау түләнә (2018 елга – 1275 сум). Хезмәткә түләү эшләгән вакытка пропорциональ.


Нет комментариев