Хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү
Җәмгыять

Хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү

23 октябрьдә Менделеевскида хезмәт буенча баш дәүләт инспектоы Фидаил Хәернәсов хезмәт закончалыгын бозуны кисәтү һәм кеше хокукларын яклау максатыннан гражданнарны кабул итте һәм эшлекле киңәшмә үткәрде.

Сораулар хезмәт хакын түләмәү, компенсацияләр, бүләкләү системасы буенча шикаятьләргә кагылды. Гариза белән мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар бирелде һәм аларга арытаба нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатылды.


Нет комментариев