Җәмгыять

Хәрби комиссариатка -смс-пропуск буенча

Татарстанда өйдән чыгуга рөхсәт бирүче цифрлы пропусклар системасында яңа максат барлыкка килде.

Хәзер үзизоляциядән хәрби комиссариатка бару өчен чыгарга була.

«1нче подпунктны /хәрби комиссариат сүзе белән тулыландырырга», − диелә ТР Министрлар Кабинеты документында.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы пропусклар сервисы белән интернет яки СМС аша файдаланырга була. Татарстанлылар инде өч миллионнан артык пропуск алган.


Нет комментариев