Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәтер маршы дәвам итә

“Үлемсез полк” һәм “Гаилә фотохроникасы” акцияләре дәвам итә, анда үзләренең йөрәкләренә якын булган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә теләүчеләр катнаша алалар.

“Үлемсез полк” стендлары шәһәр үзәгендәге Геройлар аллеясында лаеклы урын алды, ул безнең якташларыбыз батырлыгы турында киләчәк буынга Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә генә түгел, ә ел дәвамында искә алырга кирәклеген искә төшерә. Стендлар янында еш кына чәчәк тоткан, якын кешеләренең йөзләренә караган кешеләрне күрергә була. Алар белән сөйләшкәндә күп кызыклы хәлләрне белергә мөмкин.


Сәлимә апа:
– Әтием хәбәрсез югалды, “Үлемсез полк” стенды – безнең гаилә өчен бердәнбер истәлекле урын. Анда барам, басып торам, догаларымны укыйм – һәм күңелгә рәхәт була. Догаларым Аллаһы Тәгаләгә барып җитәдер дип уйлыйм, Ходайдан җирдә тынычлык һәм иминлек булуын сорыйм. Оныкчыгым яхшырак укый башлады, ул һәр көнне мәктәпкә барганда стенд яныннан уза, бабасы алдында начар билгеләр өчен кызарасы килми.


Миңнегөл Гыймазова:
– Апама кунакка еш киләм. Балалар белән урамда йөргәндә, Геройлар аллеясына да барабыз – иң матур, истәлекле урын. “Үлемсез полк” стенды сокландыра, ул даими тулыландырыла. Безнең шәһәрдә, кызганычка каршы, “Үлемсез полк”ның дәвамы турында уйламаганнар. Җиңү көнендә йөрәк һәм күңел кушуы буенча марш белән узалар да, аннан соң портретлар киләсе елга кадәр алып куела. Ә биредә һәлак булган һәм илебезне саклап бакыйлыкка күчкән кадерле кешеләрнең исемнәрен һәр көнне күрергә мөмкин. Моның өчен нибары “Үлемсез полк” һәм “Гаилә фотохроникасы” акцияләрендә генә катнашырга кирәк.


Любовь Сорокина:
– Сугыш гаиләләргә тирән яралар салды, зур югалтулар алып килде. Без үз бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызның исемнәрен белергә тиешбез. “Үлемсез полк” акциясе – Җиңү көнен бәйрәм итүнең иң якты һәм истә калган мизгеле.


Киләсе елда “Үлемсез полк” сигезенче мәртәбә уза, әлеге традиция 2012 елның 9 Маенда Томскида барлыкка килде. Бу гражданлык инициативасын Менделеевскида шатланып кабул иттеләр. Якыннарының исеме кадерле булган һәр кеше фронтка киткән солдатларның исемен “Үлемсез полк”ка яза ала. “Үлемсез полк” акциясендә катнашуга тәкъдим ителгән фронтовикларның, сугыш ветераннарының фотосурәтләре Геройлар аллеясындагы яңа стендларда лаеклы урын алачак.


Әңгәмә барышында Любовь Ионовна шулай ук “Гаилә фотохроникасы” акциясенең дәвам итүен искә төшерде. Анда катнашу өчен районның теләсә кайсы мәктәбенә, БИҮ, туган якны өйрәнү музеена фотолар һәм башка материаллар китерү җитә, авылларда җирлек башлыклары аша тапшырырга мөмкин. Бу Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турында электрон архив булдыру өчен кирәк, аны Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеена, ТР Бөек Ватан сугышы һәм республика Милли музейларына бирәчәкләр. Бөек Ватан сугышы тарихы миллионлаган язмышлардан, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, солдат толлары һәм әниләреннән үрелгән. Еллар уза, элеккеге вакыйгаларның шаһитлары һәм анда катнашучылар дөньядан китәләр, алар якыннары һәм туганнары күңелендә калырга, ә хатирәләр буыннан-буынга күчәргә тиеш. Әлеге истәлекләрне, мизгелләрне, очрашуларны, фотоларны киләсе буыннар өчен калдырырга тырышыйк. Беркем дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел. “Үлемсез полк” стендында фотолар урнаштырырга теләүчеләр аларны сканер аша үткәреп туган якны өйрәнү музееның imenieushkov@mail.ru электрон адресына юллый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев