Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәҗәләргә һәм хуҗаларына идарә табылырмы?

Мин поселокта Подклубная урамында яшим. Һәр елны без бер проблема белән очрашабыз. Кәҗә асраучылар аларны күзәтүчесез урамга чыгарып җибәрә. Узган елда алар минем уңышымны юк итте, алмагач, кәбестә, лалә чәчәкләрен кимереп бетерделәр. Мин генә түгел, хайваннардан күпләр зыян күрә. Башкарма комитетка мөрәҗәгать итүдән нәтиҗә булмады. Югыйсә, торак пунктларда мал асрауның...

Мин поселокта Подклубная урамында яшим. Һәр елны без бер проблема белән очрашабыз.
Кәҗә асраучылар аларны күзәтүчесез урамга чыгарып җибәрә. Узган елда алар минем уңышымны юк итте, алмагач, кәбестә, лалә чәчәкләрен кимереп бетерделәр. Мин генә түгел, хайваннардан күпләр зыян күрә.
Башкарма комитетка мөрәҗәгать итүдән нәтиҗә булмады. Югыйсә, торак пунктларда мал асрауның аерым кагыйдәләре, хуҗаларының җаваплылыгы билгеләнгән махсус положение һәм аны бозган өчен штраф каралган булырга тиештер. Бу хәлгә шәһәр властеның йогынтысы булмаса, без тагын уңышсыз калырбыз.
Татьяна Никитина
Тын Тауда яшәүче Фәридә Габдуллина да шушы ук проблема белән редакциягә мөрәҗәгать итте. "Маллар урам буйлап иркенлектә йөрергә һәм башкаларга проблема тудырырга тиеш түгел", - дип канәгатьсезлеген белдерә газета укучыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Подклубная урамында