Күпфункцияле үзәк алдан язылу буенча хезмәт күрсәтә
Вируслы инфекциянең таралуын киметү максатыннан, Татарстанның Күпфункцияле үзәк белгечләре 13 апрельдән кешеләрне алдан язылу буенча кабул итә.
Җирле Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Әлфия Зиннәтуллина сүзләренчә, документларны бирү яисә әзерләрен алу өчен кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында, 8(843) 222-06-20 телефоны буенча Күпфункцияле үзәкнең колл-үзәгендә язылу зарур. Барлык сораулар буенча райондагы 2-00-75 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сайлап алынган көндә Күпфункцияле үзәккә билгеләнгән вакытка ун минут алдан һәм ун минуттан да соңга калмыйча килү киңәш ителә. Алдан язылуның кодын тәкъдим итәргә кирәк. Бу уңайдан Күпфункцияле үзәккә шәхсән язылган кеше генә килергә тиеш.
Үзизоляция чорында бернинди тоткарлыксыз Күпфункцияле үзәккә бару өчен рөхсәт алырга кирәк. Шуның өчен 13 апрельдән системалы санлы пропускларда яңа максат барлыкка килде – Күпфункцияле үзәк офисына бару.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев