Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Күршеләр белән тату яшибез»

диделәр ишегалды бәйрәмендә Юбилейная урамындагы 3 нче йортта яшәүчеләр.

«Бондюг» ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева билгеләвенчә, йортка 47 ел. Озак яшәүчеләр сүзләренчә, алар үз фатирларына декабрьдә күчкәннәр, җиде ай газсыз яшәгәннәр. Вакыт белән дуслашканнар, бу елларда кемдер башка урынга күчеп китте, яңа гаиләләр барлыкка килде. Шуларның берсе – Пашаевлар территорияне төзекләндерү, спорт һәм мәдәни чаралар буенча өмәләрдән читтә калмый. Алар һәм башка активрак кешеләр истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.

Ирле-хатынлы Луиза Шакировна һәм Миннебай Галиевич Сәхәбиевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

– Гаиләгезнең ныклыгы мәхәббәт һәм ышанычка нигезләнгән, – дип аларга мөрәҗәгать итте Валерий Сергеевич. – Сез лаеклы балалар үстердегез, әлеге йортта яшәүчеләргә үрнәк булып торасыз. Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр кешеләрне якынайта.

Программаны концерт номерлары, табигать нигъмәтләре белән чәй эчү дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев