Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрсәткечне киметергә нәрсә ярдәм итәчәк

2009 елның 23 ноябрендә чыккан 261 нче федераль законның 13 нче маддәсе нигезендә фатир хуҗалары һәм вакытлыча яшәүчеләр 2014 елга кадәр кайнар һәм салкын суга индивидуаль исәпләү приборлары урнаштырырга тиешләр. 2014 елның 1 февраленнән кайнар һәм салкын суны бүлү ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 27 декабрендә чыккан 1079 нчы карары...

2009 елның 23 ноябрендә чыккан 261 нче федераль законның 13 нче маддәсе нигезендә фатир хуҗалары һәм вакытлыча яшәүчеләр 2014 елга кадәр кайнар һәм салкын суга индивидуаль исәпләү приборлары урнаштырырга тиешләр.
2014 елның 1 февраленнән кайнар һәм салкын суны бүлү ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 27 декабрендә чыккан 1079 нчы карары нигезендә башкарылачак.
Бу карар буенча бүлү тәртибе түбәндәгечә:
Барлык фатирларда индивидуаль исәпләү приборлары урнаштырылган күпфатирлы йортларда ОДН фатир биләгән мәйданга пропорциональ рәвештә барысына да бүленәчәк.
Аерым фатирларда гына исәпләү приборлары булган күпфатирлы йортларда ОДН күләме түбәндәгечә бүленә:
- исәпләү приборы булган фатирларда ОДН норматив буенча һәм фатир мәйданына пропорциональ исәпләнәчәк.
- исәпләү приборы булмаган фатирларда ОДН күләме тулаем тотылган су күләменнән приборлар исәпләгән өлешен алып ташлаганнан кала. Андый фатирларда ОДН мәйданга карап та исәпләнәчәк, ләкин исәпләү приборлары булмаган фатирлар арасында биләгән өлешкә пропорциональ рәвештә.
Шулай итеп, исәпләү приборы булмаган яки өч айдан артык исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырмаган фатир хуҗалары су өчен һәр яшәүчегә норматив буенча һәм барлык бүленмәгән ОДН күләмен түләячәк.
2013 елның 1 июленә алынган мәгълүмат буенча, барлык фатирларның 93 проценты исәпләү приборлары белән җиһазланган.
2014 елның 1 гыйнварына исәпләү приборлары белән җиһазлану 87 процентка кадәр кимегән. Бу күпләрнең прибор күрсәткечен тапшырудан туктавы белән аңлатыла. 2014 елның 1 февраленә андыйлар - 65 фатир. 1 февральдән исәпләү приборы күрсәткечен тапшырмаган кешеләр норматив буенча түләячәк, моннан тыш андый фатирларга ОДНның аермасы тулаем исәпләнәчәк.
Менделеевск районында күпфатирлы йортлар - 136. Гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләрен алу 21 нче числода дистанцион башкарыла. ОДН (гомумйорт исәпләү приборлары һәм фатирдагы приборлар күрсәткече аермасы) күләмен киметү максатында индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләре һәр айның 20сеннән 24енә кадәр кабул ителә. Күрсәткечләрне электрон адрес аша mendeleevsk.ru сайтында, исәп-хисап үзәгендәге ведомстволарда, күпфункцияле үзәктә калдырырга була. 15 күпфатирлы йортның комитет рәисләре подъездлар буенча җаваплылар белән берлектә фатирлар буенча йөреп, Идарәче компаниягә күрсәткечләрне үзләре тапшыралар, андый йортларда ОДН бөтенләй юк дәрәҗәсендә, чөнки исәпләү приборларыннан мәгълүматны тапшырганда объективлык һәм төгәллек кирәк.
Аеруча игътибарга алыгыз, индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырганда мәгълүматыгызны түләү буенча квитанциядәге күрсәткечләр белән чагыштырыгыз (исәпләү приборының типы һәм завод номеры).
2014 елның 1 февраленә исәпләү приборы белән җиһазланмаган фатирлар - 175. Бер ай дәвамында "Нептун" идарәче компаниясе хезмәткәрләре йорт комитетлары рәисләре белән берлектә фатирлар буенча йөрделәр, исәпләү приборы урнаштыру кирәклеге турында хәбәр итүче хатлар тараттылар. 2014 елның 1 мартына 23 фатирда исәпләү приборы урнаштырылды, тагын 152 фатир калды.
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен соңгы ике айда 41,493 млн. сум билгеләнгән булса, 39,158 млн. сум җыелган, 94,4% тәшкил итә. ТКХ түләүгә бурыч 48,418 млн, сум - айга уртача 20,100 млн. сум исәпләнсә, бу 2, 3 айга түләү күләмендә. Районда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роберт Гаффаров җитәкчелегендәге штаб эшли, бурычны һәм ОДН күләмен киметү буенча чаралар күрелә.
Елена Һадиева,
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры

Исәпләү үрнәге:
1. Салкын су буенча гомумйорт исәпләү приборы 150 куб.м. күрсәтә.
Исәпләү приборы булган фатирлар 110 куб.м күрсәтә.
Сезнең йортта исәпләү приборы булмаган фатир бер генә, 150-110=40 куб.м. сезнең фатирга ОДН буларак исәпләнәчәк.
Квитанциядә ОДН графасында шундый сумма торачак: 40 куб. м×32,07 (салкын суга тариф) = 1282 сум 80 тиен.
2. Кайнар су буенча гомумйорт исәпләү приборы 90 куб.м. күрсәтә.
Исәп приборлары булган фатирлар 75 куб. м. күрсәтә.
Сезнең йортта исәпләү приборы булмаган фатир бер генә, 90-75=15 куб.м. сезнең фатирга ОДН буларак өстәләчәк.
Квитанциядә ОДН графасында шундый сумма торачак: 15 куб.м×136,07 (кайнар суга тариф) = 2041 сум 05 тиен.


Искәртәбез, бер кешегә куллану нормативы:
Салкын су - 4,39 куб.метр
Кайнар су - 3,18 куб.метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Салкын Кайнар