Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучы почмагы

Брак заводныкы булса, сатучы акчаны кире кайтара Газета укучылар сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре җавап бирә. Кар чистарту өчен көрәк сатып алдым. Ул ярылды. Кибеттә сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарудан баш тарталар. Бу очракта нишләргә? Шартлар буенча, әгәр әйбергә механик зыян килгән икән, ул...

Брак заводныкы булса, сатучы акчаны кире кайтара
Газета укучылар сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре җавап бирә.
Кар чистарту өчен көрәк сатып алдым. Ул ярылды. Кибеттә сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарудан баш тарталар. Бу очракта нишләргә?
Шартлар буенча, әгәр әйбергә механик зыян килгән икән, ул гарантиядән алына. Ун очракның тугызында вариант кулланучы файдасына булмый. Андый төр товар сатып алганда әйбернең өслеген яхшылап тикшерергә, вак ярыклары булмавына инанырга кирәк. Кулланучы товар сатучының акчаны кире кайтарудан баш тартуы белән ризалашмаса, закон буенча ул бәйсез экспертиза үткәрергә хокуклы. Бракның заводта ясалган икәне ачыкланса, сатучыга акчаны кире кайтарудан башка чара калмый.
Товарны китермиләр
Яңа ишекләргә заказ бирдем. Товар бәясенең 50 процентын алдан түләдем. Килешү буенча ишекләрне бер атна дәвамында китерергә тиешләр иде. Ике атна үтсә дә, товарны китермәделәр.
Бу очракта заказны үтәүнең яңа вакытын күрсәтеп, яисә алдан түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итеп, сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Кулланучылар хокукын яклау турында" законның 23.1 нче маддәсе нигезендә сез кичектерелгән һәр көн өчен алдан түләнгән сумманың ярты проценты күләмендә пеня түләүне таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта пеня товарның алдан түләнгән суммасыннан артмаска тиеш.
Атланмайны ничек сайларга?
Хәзер кибетләрдә атланмайның бик күп төрләре сатыла. Кайсына өстенлек бирергә?
Белгечләр уртача бәядәге (килограммы 250-270 сум) үзебездә ясалган атланмайга тукталырга киңәш итә. Үзебезнекен ерак арага йөртәсе юк, димәк, консервантлар кушуның мәгънәсе калмый.
Закон буенча, атланмай составына бары сыер сөте каймагы гына керергә тиеш. Буяу, стабилизатор һәм төрле кушылмалар булырга тиеш түгел. Мондый атланмай 90 көннән артык саклана алмый. Стандарт майлылык 72,5 яки 82,5%. Чын май кабында ГОСТ Р 52969-2008 язуы булырга тиеш. Сыйфатлы май аксыл сары төстә була.
Атланмайны бер сәгатькә туңдыргычка куеп торыгыз. Чын май ваклана, ә үсемлек мае кушылганы тигез генә киселәчәк.
Суыткычтан алып куелган майның өстенә су тамчылары утыру аның маргариннан ясалуын исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Брак