Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышка яхшы әзерләндек

Декабрьнең беренче көннәрендә, ниһаять, җиргә ныклап кар ятты һәм табигатькә кыш хакимлеге керде. Дүшәмбе көнне шәһәр урамнарын чистартуга иртәнге дүрттән "Комфорт Успех+" (җитәкчесе Әзһәр Каюмов) оешмасының дүрт тракторы чыкты. Махсус киемнәр кигән ишегалды җыештыручылар тротуарларны кардан арындыру эшен башладылар. Октябрьская урамында хезмәт куючы пенсия яшендәге Мөнәвәрә Хәбибуллина, Валентина Шуленко яшь...

Декабрьнең беренче көннәрендә, ниһаять, җиргә ныклап кар ятты һәм табигатькә кыш хакимлеге керде.
Дүшәмбе көнне шәһәр урамнарын чистартуга иртәнге дүрттән "Комфорт Успех+" (җитәкчесе Әзһәр Каюмов) оешмасының дүрт тракторы чыкты. Махсус киемнәр кигән ишегалды җыештыручылар тротуарларны кардан арындыру эшен башладылар.
Октябрьская урамында хезмәт куючы пенсия яшендәге Мөнәвәрә Хәбибуллина, Валентина Шуленко яшь коллегалары Любовь Иванова белән иртәнге сәгатьтән администрация, полиция бүлеге территориясен кардан арындырганнар. Планда - Әфганчылар бульварын чистарту.
- Саф һавада физик хезмәт белән шөгыльләнү безгә ошый, ялга чыктык, дип, өйдә утырырга ашыкмыйбыз, - диләр алар.
Мәңгелек ут тирәсен җыештыручы Эльвира Пантелеева белән Галина Митрофанованың бу өлкәдә эшләүләренә 15 ел.
- Шимбәдән кар чистартуга керештек, безнең җиһазлар - көрәк, себерке, лом. Шулай ук чүп тә җыярга туры килә, бигрәк тә эскәмия тирәләрендә чүп-чар күп - олысы да, кечесе дә үз өлешен кертә, - дип сөйлиләр.
Фомин һәм Зелёная урамнарындагы йортларда яшәүче менделеевлылар Әнисә Тараканова, Сергей Саушин бер тавыштан:
- Иртәнге сәгатьтән урамнан тракторлар үтте, җыештыручылар ишегалдын ялт иттергәннәр. Алдагы көннәрдә бозлавык җирләргә ком сиптеләр, - дип, "Комфорт Успех+" эшчеләренең тырышлыгыннан канәгатьлек белдерделәр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов сүзләренчә, коммуналь службалар кышка яхшы әзерлек белән кергән. Кар белән көрәшкә 6 трактор, 2 КамАЗ машинасы, комлы-тозлы катнашма сибү җайланмасы, 2 кар төяү, тротуарны һәм юлны кардан арындыру агрегатлары җәлеп ителәчәк. Бозлавык көннәрдә шәһәр урамнарына ком-тоз кушылмасы сибү каралган. Аның өчен 230 тонна реагент запасланган.

Фәймә Вахриева
Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X