Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машиналар: урлыйлар һәм куалар

9-15 декабрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән дүрт җинаятьнең икесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Урман", "Арсенал" операцияләре үткәрелде, 1135 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Аянычлы гомерләр Район авылларында яшәүче ир гаилә низагында өйдәшенә үтерү белән яный, сүзләрен җөпләп, кулына пычак та ала. 1973...

9-15 декабрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән дүрт җинаятьнең икесе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Урман", "Арсенал" операцияләре үткәрелде, 1135 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Аянычлы гомерләр
Район авылларында яшәүче ир гаилә низагында өйдәшенә үтерү белән яный, сүзләрен җөпләп, кулына пычак та ала. 1973 елгы шәһәрле гомеренә сигезенче каттан сикереп нокта куя. Ул үләр алдыннан СМС язып калдыра. Холык төзәтү колониясендә 1991 елгы егет асылына.
Юл-транспорт һәлакәте
13 декабрьдә Алабуга-Ижевск юлының 12 нче километрында 1960 елгы җиңел машина йөртүче өстәмә юлдан чыкканда кагыйдәләрне боза һәм төп трассадан баручы КамАЗга бәрелә. ВАЗ-2107 шофёры алган тән җәрәхәтләреннән больницага барганда үлә.
Урлыйлар, алдыйлар, куалар
Узган җидекөнлектә машиналар белән бәйле өч җинаять теркәлде. 1992 елгы егетнең автомобиленнән 23200 сумлык милек урлана. Йорт ишегалларының берсеннән ВАЗ-2113 куып алып кителә. Хуҗасы - 1989 елгы шәһәрлегә килгән зыян 200 мең сум белән исәпләнелә. 36 яшьлек менделеевлы алдау корбаны була. Күрше шәһәрдә яшәүче 1983 елгы ир, аның ышанычына кереп, "тугызынчы" модельле автомобилен ала, килешү буенча акча түләргә вәгъдә итә. Ләкин сүзендә тормый, машинаны да кире кайтармый.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 20 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 180 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Аянычлы гомерлђр