Матурлык һәм уңайлык турында кайгыртып
«Безнең ишегалды» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы очрашу Химиклар урамындагы 11 йорт янында узды. Җыелганнар үз ишегалды территориясен төзекләндерү турында сөйләштеләр.
Менделеевлылар район башлыгы Валерий Чершинцевка һәм служба җитәкчеләренә сораулар бирделәр һәм фикер, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Валерий Сергеевич проектның максатын аңлатты – йортта яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып ишегалдын төзекләндерү. Йорт янындагы мәйдан киләчәктә беседка, эскәмияләр, төрле яшьтәгеләр өчен балалар мәйданчыгы, яктырткычлар, комлык, чүп савытлары, тротуар, видеокүзәтү белән тулыландырылачак. Уңайлы шартлар булдыру кысаларында күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен үзәк юл ягында үскән агачларның очларын, шулай ук йорт территориясендә үскән тупылларны кисү күздә тотыла, спорт мәйданчыгы кечерәйтелә, чәчәкләр утырту өчен кара туфрак китереләчәк.
– Йортта яшәүчеләрнең үз ишегаллары турында ихлас кайгыртуларын күрү шатлыклы күренеш, – дип белдерде район башлыгы, – мәсьәләне бергәләп хәл итү халыкны берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев