Мәчетләр һәм чиркәүләр бушап калды
Быел беренче тапкыр Пасха бәйрәме һәм Рамазан ае чаралары халык катнашыннан башка уза
Бу турыда республика җитәкчелегенең тиешле указлары чыкты. Шулай ук зиратларга бару да чикләнә. Искәрмә булып мәет күмү процедурасы кала, әмма процесста катнашучылар саны егермедән артмаска тиеш.
Мәрьям Бакирова бер ел элек тормыш иптәшен җирләгән.
− 21 апрельдә вафат булды. Мөселман кануннары буенча искә алу ашы уздырырга мулла белән сөйләшеп куйган идем. Ләкин хәлләр башка юнәлеш алды. Изге китапларны үзем укып, иремнең якты рухы өчен дога кылачакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев