Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлыларның Яңа ел мәшәкатьләре

Яңа ел бәйрәмнәренә ике атнага якын вакыт калды. "Юность" район мәдәният йорты каршындагы мәйданда зур чыршы урнаштырылды, 25 декабрьдә монда гомумрайон тамашасы үткәреләчәк. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүләре турында кызыксыну өчен шәһәр урамнарына чыкты. Костюмнар әзерлибез, фатирны бизибез Апалы-сеңелле Алёна Горшкова һәм Диана Субаеваны мин кибет...

Яңа ел бәйрәмнәренә ике атнага якын вакыт калды. "Юность" район мәдәният йорты каршындагы мәйданда зур чыршы урнаштырылды, 25 декабрьдә монда гомумрайон тамашасы үткәреләчәк. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүләре турында кызыксыну өчен шәһәр урамнарына чыкты.

Костюмнар әзерлибез, фатирны бизибез
Апалы-сеңелле Алёна Горшкова һәм Диана Субаеваны мин кибет янында очраттым. Алар уллары Марат һәм Рушан белән урамда йөрергә чыккан. Сабыйлар татлы йоклаган арада, мин яшь әниләр белән әңгәмә корам.
- Яңа ел - түземсезлек белән көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Фатирны бизибез, улларыбызга Яңа ел костюмнары әзерлибез, үзебезгә кием сайлыйбыз. Ат елын яшел һәм зәңгәр төсләр белән каршыларга кирәк, дип укыдык. Ә хәзер гирлянда алырга барабыз, - диләр әңгәмәдәшләрем.

Мин гел эштә
Кызлар белән саубуллашкан арада, ашыгып атлаучы яшь егетне абайлап алам. Ул районның мәгълүматлаштыру бүлеге баш белгече Рөстәм Байбиков булып чыкты. Якынлашып килүче бәйрәмгә ничек әзерләнүе турында сорауга, тискәре җавап бирде.
- Гадәттәгечә, ел азагында эш күп, шунлыктан бәйрәмгә әзерләнергә вакыт юк. Бәйрәмне гаилә белән каршылауга өстенлек бирәм. Балалар өчен чын Яңа ел тамашасы әзерләргә тырышабыз: әлегә алар могҗизаларга ышана, шунлыктан өйгә Кыш бабай белән Кар кызын чакыртабыз.

Теләк теләгәндә, аягымны күтәрәм
Геройлар аллеясында уллары Глеб һәм Валерий белән Анастасия Григорьева һәм Ләлә Рәгыйнованы очратабыз.
- Яңа ел якынлашканы инде сизелә, - ди Ләлә Рәгыйнова. - Улымның беренче Яңа ел кичәсенә әзерләнәбез, өйдә ясалма чыршы бизәдек. Озакламый өстәлгә азык-төлек запасы ала башлыйбыз.
- Без ирем белән Яңа елга әзерлек, аны кайда каршылау турында сөйләшмәдек әле, - дип сөйли Анастасия. - Иң мөһиме, әлбәттә инде, якыннарыма, туганнарга Яңа ел бүләге сатып алырга өлгерү һәм теләк теләү. Серем белән бүлешәм: теләк теләгәндә аягыгызны күтәрсәгез, барысы да тормышка ашар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Яћа ел