Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менделеевлылар «Туган тел» республика конкурсында җиңү яуладылар

Ул Казанда балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютлар тәрбияләнүчеләре арасында узды.

Быел «Кама таңнары» приюты данын Мария Иванова «7 яшьтән 12 яшькә кадәрге укучылар номинациясендә» һәм Мәликә Хаҗиева «13 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар номинациясендә» якладылар.

Алар конкурста Габдулла Тукай һәм Әнәс Галиев шигырьләрен укып, бик яхшы чыгыш ясадылар. Йомгаклар буенча Мария икенче, Мәликә беренче урынны алды. Җиңү шатлыгын үз тәрбияләнүчеләре белән педагог Айсылу Җамалетдинова бүлеште.

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Катнашучылар өчен конкурс узган «Вертолёт» МҮ буенча экскурсия, шулай ук «кытай төене» техникасында саклык амулеты ясау буенча осталык дәресе оештырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев