Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлыларга хезмәт законнарындагы яңалыклар, хезмәтне саклау һәм профсоюз эшчәнлеге турында сөйләделәр

«Атмосфера» куполында ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнашында семинар узды

Менделеевскта Татарстан Республикасы профсоюзлары көне узды.

Район администрациясе, профсоюз активы вәкилләре, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар эше, хезмәтне саклау һәм юридик хезмәтләр белгечләре катнашындагы семинар-киңәшмә «Атмосфера» куполында узды.

Җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева сәламләде. Ул Менделеевск районындагы профсоюз хәрәкәте тарихына кагылды һәм хәзерге актив профсоюз оешмаларын билгеләп үтте.

Шулай ук менделеевлыларга ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева мөрәҗәгать итте. Ул Федерация эшчәнлеге турында сөйләде һәм тамашачыларга республикада социаль партнерлыкның утыз еллык эшчәнлеге турында фильм тәкъдим итте.

Хезмәт законнарындагы яңалыклар турында бүлек начальнигы — хезмәтнең хокукый инспекторы Гүзәл Мингалиева сөйләде, ә хезмәтнең баш техник инспекторы Ирина Андина хезмәтне саклау күзлегеннән профсоюзларның эшендә өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде.

Чара лаеклыларга ТР Профсоюзлар федерациясенең рәхмәт хатларын тапшыруы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев