Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск Лисичанск халкына биш мең тоннадан артык гуманитар ярдәм озатты

Сугышчылар өчен кирәкле әйберләр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында җыелды.

С. Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында ил язмышына битараф булмаган кешеләр, ветераннар (пенсионерлар) Советы вәкилләре, яшь армиячеләр җыелды.
Җыелганнарга район башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.

«Гуманитар ярдәмнең биш тоннадан артык дүртенче партиясе Менделеевскидан Лисичанскига юллана. Җиңүгә бергәләп атларга кирәк. Тулаем алганда 30 тоннадан артык гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына озаттык һәм бу эшне дәвам итәчәкбез», — диде Радмир Илдарович.


Эшмәкәрләр һәм битараф булмаган менделеевлылар ярдәме белән гигиена средстволары, озак сакланучы азык-төлек, медикаментлар һәм башкалар тупланды. Россия, Татарстан, Менделеевск районы гимннары яңгыравында гуманитар ярдәм төялгән машиналар юлга кузгалды.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында ике җыю пункты гамәлдә – «Яшьлек» үзәгендә һәм «Юность» кинотеатрында.
Әлеге авыр вакытларда һәркем мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X