Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Татарстан командасы белән бергә «Кече Ватан — Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында катнашты

Килгән 500дән артык кунакны Менделеевск районының эш тәҗрибәсе кызыксындырды.

Радмир Илдарович «Муниципалитетның заманча җитәкчесе компетенциясе: «прокачка» ның кулланылучы (доступный) кораллары» сессисендә безнең район тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Сессиянең модераторы Президент академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбеннән танылган эксперт Александр Зорин булды.
Р. Беляев, уку процессы турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисенең Кадрлар резервы проектлары, республика командасы катнашачак белем бирү программаларын искә алды.

«Бөтен илдән килгән кунакларны (ә залда 500дән артык тыңлаучы бар иде) Менделеевск районының эш тәҗрибәсе кызыксындырды. Ике төп моментны билгеләдем:
эшне башлау — территорияне үстерү стратегиясен булдыру. Киңәйтелгән документ безгә белем бирү, туристлык кластерларын, Уңайлы шәһәр мохите кластерын гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә. Болар барысы да «Аммоний» АҖ белән тыгыз бәйләнештә;
«көндәлек көн тәртибе» мәсьәләләренең мөһимлеген — территориядә уңайлы яшәешне тәэмин итүне билгеләдем», — дип хәбәр итте Радмир Илдарович.

«Кече Ватан — Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы — коллегалар белән аралашу, иң яхшы практикалар белән уртаклашу, муниципаль хезмәттә эшләүче һәркемне борчыган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуның уникаль мәйданчыгы.

фото Р. Беляев архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев