Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск районы башлыгы ремонт эшләре барышы белән танышты

Эшләрне агымдагы елның җәендә төгәлләү планлаштырыла.

Радмир Беляев үзенең командасы белән ремонт эшләре барышын карап йөрде.
Хәрби комиссариат. 1955 елгы бинада беренче мәртәбә ремонт ясала. Ул март башында башланды. Түбә яңартыла, фасад ремонтлана, сантехника алыштырылачак, бинаның эчке ягын бизәү эшләре башкарылган, территория төзекләндерелгән. Бина куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителәчәк һәм 16 камера урнаштырылачак. Эшләрне агымдагы елның җәендә төгәлләү планлаштырыла.

Балалар сәнгать мәктәбе филиалы «Этюд» Кабинетларның, хореография һәм театрал сыйныфларның, остаханәләрнең ничек урнашуы хәл ителде. Июль аена эшләрне тәмамлау күздә тотыла.

Балалар иҗат үзәгенең «Менделеевск үзәнлеге» проекты тәмамлану алдында. Булачак кулинария сыйныфы, конференция залы, кабинетлар, остаханәләр һәм лабораторияләр каралды. Эшләрне апрельдә башлап җәйге чорда тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев