Менделеевск районының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Роберт Искәндәров билгеләнде.
Җәмгыять

Менделеевск районының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Роберт Искәндәров билгеләнде.

Администрациядә Депутатлар советының XXIV-нчы утырышында депутатлар әлеге кандидатурага бердәм тавыш бирделәр.

Роберт Искәндәров ике югары белемгә ия.  Беренчесен Санкт-Петербургның Балтыйк икътисад, сәясәт һәм хокук академиясендә «юриспруденция» белгечлеге буенча алган булса, икенчесе Казан Иделбуе университетында «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча. 2016-нчы елдан район башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе булып эшли башлый. Муниципаль хезмәттә гомуми эш стажы 6 ел.


Нет комментариев