Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск ветераннары – пьедесталда

Менделеевск ветераннары командасы "Өченче буын" өченче республика пенсионерлары спартакиадасыннан биш призлы урын алып кайтты. Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган спартакиада Казанның "Олимп" спорт комплексында узды, республиканың 30 районыннан, 14 шәһәреннән спортчылар җыелды. - Безнең команда баштан ук җиңүгә омтылды. - ди район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, - чөнки аның составында...

Менделеевск ветераннары командасы "Өченче буын" өченче республика пенсионерлары спартакиадасыннан биш призлы урын алып кайтты.
Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган спартакиада Казанның "Олимп" спорт комплексында узды, республиканың 30 районыннан, 14 шәһәреннән спортчылар җыелды.
- Безнең команда баштан ук җиңүгә омтылды. - ди район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, - чөнки аның составында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, зур тәҗрибәле спортчылар иде.
Нәтиҗәдә И.Седунов - җиңел атлетика, Р.Әхмәтшин - дартс, Т.Шәйхулова - йөзү, А.Сухов - өстәл теннисы буенча икенче урыннарны алдылар. Н.Вотяков гомумфизик әзерлек буенча өченче булды. Җиңүчеләр медаль һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс

2
X