Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск Яңа елга үзгәрә

Тиздән менделеевлылар әкияти һәм тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе – Яңа елны каршылаячак. Яңа иллюминация урамнар һәм мәйданнарны аллы-гөлле утлар белән бизәячәк, ә халыкта күтәренке кәеф барлыкка киләчәк.

Яңа ел турында сөйләшик
Район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов рәислегендә Яңа 2019 елга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Анда шәһәрне бәйрәмчә бизәү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә бәйрәм чараларын әзерләү һәм оештыруда җаваплы район хакимиятенең структура бүлекчәләре вәкилләре, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты. Шәһәрнең яңа ел бизәлеше концепциясен баш архитектор Равил Хәбиров тәкъдим итте.


Төп чыршы нинди булачак?
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында 15 метр биеклектәге яшел чибәркәй урын алды, ул Яңа ел һәм Раштуа тамашаларын үткәрүдә шәһәр мәйданын бизәячәк.


Белгечләр каркасны урнаштырдылар, аннан соң ылысларны тезделәр. Быел чыршы купшы, заманча бизәлеше белән аерылып тора. Аны зәңгәр, кызыл, көмеш һәм алтынсу шарлар белән матурладылар. Очына бишпочмаклы йолдыз куелды, ә нигезен тематик баннер бизәде. Бик тиздән анда бәйрәм утлары кабыначак.
Шулай ук мәйданда кар сыннары белән боз шәһәрчеге төзү планлаштырыла һәм салют сатып алачаклар. Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан тыш көнчыгыш календаре буенча ел билгесе барлыкка киләчәк.


Традицион чыршының кабат кайтуы
Менделеевлылар С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында яңа заманча чыршы барлыкка килүгә шат.


– Ә элеккеге Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен бизәүче яшел чибәркәй кая булды? – дип кызыксына кешеләр.


Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, аны туган якны өйрәнү музее территориясенә урнаштырачаклар. Директор Константин Макаров билгеләвенчә, чыршы шәһәрчеге булачак, яшел чибәркәй кабат кайтачак һәм “икенче сулыш” алачак.


Фонтан өчен кышкы әкият
“Дуслык” паркындагы утлы-музыкаль фонтан өчен дә Яңа ел киләчәк. Равил Хәбиров шәһәрнең күренекле урыннарын бәйрәмгә бизәү макетын тәкъдим итте.
– Фонтан уртасында металл конструкциядән җир шары урнаштырылган. Яңа елга фонтан әйләнәсен бозлы яктыртучы элементлар белән бизәячәкбез, – дип аңлатма бирде Равил Зөфәрович.


Иң яхшы яңа ел бизәлеше
“Яңа ел-2019” бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” бәйгесе үткәреләчәк.
“Иң яхшы яңа ел шәһәрчеге”

  • предприятиеләр, оешмалар, мәгариф юнәлешендәге учреждениеләр;
  • бюджет учреждениеләре, мәктәпкәчә юнәлеш учреждениеләре;
  • бюджет оешмалары, спорт юнәлешендәге учреждениеләр, ТИСлар,
  • авыллар җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары арасында;
  • “Административ биналарның иң яхшы яңа ел бизәлеше”
  • предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында;
  • “Биналарның иң яхшы яңа ел бизәлеше”
  • социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, сәүдә һәм гомум туклану предприятиеләре арасында;
  • “Иң яхшы кар сыны”
  • бюджет учреждениеләре,
  • предприятеләр, оешмалар, учреждениеләр арасында;
  • “Шәхси торак йортны иң яхшы бизәү”.

Куркынычсыз бәйрәмнәр
Киңәшмәдә шулай ук бәйрәм чараларын һәм халык күп җыелган урыннарда иминлек тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


– Барлык службаларга да яраткан Менделеевскиның төрле мәйданчыкларында оештырылачак күләмле бәйрәм чараларына әзерлек эшләрендә актив катнашырга кирәк. Яңа ел бәйрәме күңелле һәм истә калырлык булсын өчен шәһәр һәм районны бизәү һәм тәртипкә китерү – безнең гомум бурыч, – дип белдерде Владимир Фролов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев