Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида «Айдатат» проекты кысаларында чираттагы татар теле дәресе үтте

Бу юлы катнашучылар «Юность» кинотеатрында булдылар.

Кинотеатр хезмәткәре, Миләүшә Канипова, катнашучылар үзләре белән татарча таныштыра торган, “Танышу” уенын үткәрде. Соңырак үзләре үткәрә торган татар чаралары һәм проектлары турында сөйләде, татар киносы темасында тукталды. 


− Хәзер татар киноларын ешрак төшерә башладылар һәм алар шактый популяр. Татар фильмнары татар теленә кызыксыну уятуда, аны популярлаштыруда зур роль уйныйлар,−диде ул. 

 Шулай ук катанашучылар фигыльләрне зат белән төрләндерергә өйрәнделәр. Эльвира Микеева ярдәме белән алар сөйләм телен өйрәнүгә тагын бер адым ясадылар. 

Гөлназ Фамуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев