Җәмгыять

Менделеевскида Бердәм хокук ярдәме көне узды

Ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокук ярдәме күрсәтү максатыннан “Өмет яры” халыкка комплекслы социаль ярдәм үзәгендә халыкны кабул итү булды.

Анда шәһәрлеләрнең сорауларына муниципалитет, прокуратура, социаль яклау бүлеге, Халык мәшгульлеге үзәге, опека һәм попечительлек секторы, суд приставлары службасы вәкилләре җавап бирде. Алимент түләттерүгә кагылышлы сораулар белән биш менделеевлы мөрәҗәгать итте. Белгечләр мөрәҗәгатьләр нигезендә тәкъдимнәр бирделәр һәм балигъ булмаган балага алимент түләттерү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибен аңлаттылар. 


Нет комментариев