Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида Бөек Ватан сугышына катнашучыларны искә алдылар

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне

Традиция буенча әлеге истәлекле көнне Мәңгелек ут янында митинг узды. Бөек Ватан сугышының яу кырларында ятып калган якташларыбызның истәлекләрен зурларга ветеран хәрәкәте активистлары, җәмгыять һәм ТИСләр вәкилләре, юнармеецлар, укучылар һәм битараф булмаган меделеевлылар килделәр. 


Җыелганнарга район башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте. Ул безнең бабаларыбызның геройлыкларын онытырга хакыбыз булмавын ассызыклады. 

Шулай ук районның хәрби комиссары Сергей Залуженко чыгыш ясады. Ул совет халкының батырлыгын һәм китергән корбанын цифралар һәм фактлар белән дәлилләде. Ветераннар советы рәисе Лариса Кривилёва  балаларга махсус операция сугышчыларына ясаган рәсемнәре өчен рәхмәт белдерде һәм бүгенге солдатларның Бөек Ватан сугышы катнашучыларының геройлыклыры белән чагыштырылырлык геройлыкларын ассызыклады. 
Алга табы җыелганнар бер миут тынлык белән якташларын искә алдылар, мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев