Менделеевскида «Хәтер бакчасы» барлыкка килде
Җәмгыять

Менделеевскида «Хәтер бакчасы» барлыкка килде

Радмир Беляев әйтүенчә, мондый акцияләр җирлекне чиста тотарга ярдәм итә, ә гомум чаралар оештыру халыкны берләштерә.

Менделеевлылар «Хәтер бакчасы» акциясен хупладылар 
«Ушков утраулары» паркында Тойма елгасы яры буенда 40 үсенте барлыкка килде, ә шәһәр территориясендә – 400дән артык. Акциядә район җитәкчесе Радмир Беляев, Иҗтимагый совет һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы әгъзалары, бюджет учреждениеләре коллективлары, мәктәпләр укучылары, волонтерлар катнашты. Шулай ук Яр Чаллы-Менделеевск юлы буенча яшел коридор булдырылды. 
Радмир Беляев әйтүенчә, мондый төр акцияләр территорияне чиста тотарга ярдәм итә, ә гомум чаралар оештыру халыкны берләштерә. 


– Менделеевский яшелләндерелә һәм яшәү өчен уңайрак була бара, – дип билгеләде Радмир Илдарович. 

 

– Һәр елны шәһәрне яшелләндерүдә катнашам. Бу яхшы традиция, әлеге эшкә яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк, – диде шәһәрнең мактаулы гражданины Любовь Сорокина


Нет комментариев