Менделеевскида Раштуа ярминкәсе киң колач белән узды
Милли ишегаллары, киенгән-ясанганнар, гармун көенә биюләр һәм җырлар, мәйданда йөрүче балалар һәм өлкәннәр - “Ушковлар утраулары” паркы Раштуа ярминкәсе көнне шундый төсмер алды.
Биредә Раштуа ярминкәсе узды. Бәйрәм атмосферасы булсын өчен менделеевлыларга зур шәһәрләргә барасы юк. Раштуа уңаеннан яхшы кәеф булсын өчен “Ушковлар утравына” барырга кирәк булды.
Район халкын һәм кунакларны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. Ул проектның Татчаллы җирлегендә башлануын билгеләде. Алар 2012 елдан Раштуа ярминкәсен оештырдылар. Хәзер ул район күләмендә үткәрелә.
-Без аның, Спасс ярминкәсе кебек, киң колач белән узуын һәм тирә-якта танылу алуын телибез, ¬- дип белдерде Валерий Сергеевич.
Ишегаллары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, декоратив эшләнмәләр белән сәүдә итүчеләр, спорт уеннары, тирән эчтәлекле мәдәни программа – Раштуада шәһәр паркы боларның барысы белән дә тулы булды.
Оештыручылар заманча раштуа ярминкәсен “сатып алу-сату” форматында гына түгел, концертлар, күңелле шоу һәм театрләштерелгән тамаша булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Бәйрәм ярминкәсе чыннан да шулай булды.
Парк территориясендә әйлән-бәйләнгә кушылучылар, елмаюлы йөзләр, бер-берсен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлаучылар бихисап булды.
Сәүдә рәтләре һәм күргәзмәләрне караучы менделеевлылар һәм кунаклар өчен спорт мәйданчыклары каралды. Күбесе раштуа боткасыннан авыз иттеләр.Элеккеге рус антуражына уеннар һәм күңел ачулар, бизәлгән җигүле атларда йөрүләр өстәлде. “Эй сез, чаналар, минем чаналар...” бәйгесе кызыклы булды. Анда катнашучылар саны күп булмаса да, фантазияләре сокландыргыч булды. Чаналарның берсе раштуа көймәсе төрендә тәкъдим ителде, икенчесе аккош формасында кәгазьдән ясалган, өченчесе мишура белән уратылган.
Сәхнәдә районның һәвәскәр артистлары чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бу турыда тулырак "Менделеевск яңалыклары” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев