Көзге чакырылыш гадәттәгедән бер айга соңарып старт ала.
РФ Хәрби көчләренә хезмәткә 30дан артык менделеевлы китәчәк.
2022 елда көзге чакырылыш гадәттәгедән бер айга соңарып старт ала. Ул 1 ноябрьдән 31 декабрьга кадәр дәвам итәчәк.
Ел саен Хәрби көчләр сафларына Менделеевск районы ир-атлары да чакырыла. Быелгы чакырылыш кампаниясендә 30дан артык егет солдат шинеле киячәк.
«Уңышлар сезгә, хөрмәтле чакырылышлар! Сезгә армия дуслыгы, сәламәтлек телим, туган якларга физик һәм әхлакый яктан чыныгып кайтырга язсын», – диде хәрби комиссар Сергей Залуженко.
Фото-превью: Татар-информ
Нет комментариев