Менделеевскиның канатлы пехотасы һәрвакыт “биектә”
Менделеевски десантчылары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләделәр.
Сугышчы-интернационалистлар мемориалы янына җыелганнарны бәйрәм белән район башлыгы Валерий Чершинцев, хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев котладылар. Алар һава десанты гаскәрләре (ВДВ) – Россия хәрби көчләренең элитасы, даны, горурлыгы һәм дәүләтнең ышанычлы калканы булуын ассызыкладылар.
– Елдан-ел ВДВгә хезмәткә яшь егетләрне күбрәк сайлыйлар, шуның белән “Зәңгәр беретлар”ның данлыклы традицияләрен дәвам итәләр. Без сезнең белән горурланабыз, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.
– 51 гвардия полкында Тулада 2013-2014 елларда хезмәт иттем. Рядовой, десантның сугышчан машинасы механик йөртүчесе. Парашюттан сикердем, – ди Александр Ольнев.
– Тормыш иптәшем белән горурланам. Бирегә улым Дима белән килдем, аңа 2,4 яшь. Без дә зәңгәр беретлар кидек. Димага бик килешә, ул да десантчы булыр дип уйлыйм, – дип уртаклашты Алина Ольнева.
Концерт программасы күңелле сюрприз булды. Виктор Никифоров, Гөлназ Стрелкова, Лира Улько, Лилия Акинина “һава десантына” иҗат номерларын бүләк иттеләр. Соңрак хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, десантчылар мемориалга чәчәкләр куйдылар.
Митинг истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев