Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Менделеевскиның һөнәри берлек компасы: җиңүгә юл тотабыз»

Нәкъ менә шундый девиз астында районның бюджет учреждениеләре һөнәри берлек активының I туристлык җыены узды.

«Юниор» лагерының матур табигать кочагы берничә сәгатькә көч һәм җитезлек, зирәклек һәм белемнәр очрашкан кызу ярыш мәйданына әйләнде.
Турҗыенны үткәрү инициаторы булып Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасының райондагы ышанычлы вәкиле Ләйсән Галеева чыкты.
– Катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләвемә шатмын, – диде Ләйсән Камилевна. – Без беренче тапкыр туристик җыен уздырабыз, бюджет учреждениеләре һөнәри берлек хезмәткәрләренең актив эшчәнлеге аркасында ул матур традициягә әверелер, дип ышанам.
Турҗыенда «Район башкарма комитеты» (Башкарма комитет хезмәткәрләре), «Мәдәниятле кешеләр» (мәдәният хезмәткәрләре), «Һөнәри берлек пионерлары» (Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе), «Аммоний», «Салкын чәй» һәм «Күренмәс эшләр лигасы» (авыл җирлекләре башлыклары), «АХУ+1», «Менделеевск профиләре» (хакимият) командалары катнашты.

Командаларга түбәндәге этапны үтәргә кирәк иде: визитка, параллель баскычлар буенча чыгу, «пәрәвез», сазлык, учак ягу. Шулай ук медицина буенча сораулар һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча биремнәр булды.
Иҗади этапта мәкальләр белү, курчакларның милләтен билгеләү, җырлар, биюләр тәкъдим итү, музыка коралларында уйнау кебек биремнәр каралган иде.
Иң кызыклы һәм истә калырлык этап – пычак ыргыту булды. Катнашучыларга мишеньгә мөмкин кадәр төгәлрәк атып тидерергә кирәк иде.

Барлык сынаулардан соң командаларны гастрономик тур көтә иде: «Турист иртәге ашы». Фантазиянең чиге юк иде: бутербродлар, пешкән йомырка һәм бәрәңге, яшелчәләр, салатлар, үлән чәйләре – өстәлләр төрле ризыкларга сыгылып тора иде. Катнашучылар жюрига кулинария шедеврларын тәкъдим иттеләр. Бигрәк тә авыл җирлекләре башлыклары аерылып торды, алар үз өстәлләрен бина эчендә түгел, ә табигать кочагында корганнар иде.
Һәм менә кульминация дә килеп җитте. Ләйсән Галеева билгеләп үткәнчә, һәркемгә афәрин, чөнки катнашу үзе үк инде – җиңү.

Командаларга номинацияләр буенча дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өченче урынга «Аммоний» туристлары, икенче – «Салкын чәй» командасы лаек булды, ә җиңүче кубогын «Күренмәс эшләр лигасы» (рәсемдә) яулады.

Шулай ук иң яшь катнашучы Раян Мөхәммәтгалиев һәм җанатарлар төркеме – Гыйзәтуллиннар гаиләсе махсус бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Киләсе елда турҗыенны төне буе, учак ягып, гитарада җырлап оештырырга дигән карарга килделәр.

– Бик шәп булды, – диде катнашучылар, – көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, өлкән сыйныфларда берничә көнгә туристик җыеннарга йөргән мәктәп елларын искә алдык. Биремнәр катлаулы иде, ләкин бер-береңә ярдәм итү, команда рухы һәм җанатарларның дәртләндерүе ярдәмендә барлык этапны да үтә алдык. Ә туристның иртәге ашы һәм саф һавада пешкән хуш исле пылау искиткеч булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев