Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин юл-транспорт службасы инспекторы булдым

Бер сәгатькә полицейский булу мөмкинлеге һәркемгә дә бирелми. ДАИ хезмәткәрләре көне алдыннан "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе кысаларында газетабыз корреспонденты Вәсилә Мортазина ЮХИДИ инспекторы булды. Яңа һөнәрне нигезлерәк өйрәнү һәм аның нечкәлекләренә тирәнрәк төшенү өчен миңа махсус кием ( яктылыкны кире чагылдыручы жилет, фуражка һәм жезл) бирделәр һәм юл-транспорт службасының бер...

Бер сәгатькә полицейский булу мөмкинлеге һәркемгә дә бирелми. ДАИ хезмәткәрләре көне алдыннан "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе кысаларында газетабыз корреспонденты Вәсилә Мортазина ЮХИДИ инспекторы булды.
Яңа һөнәрне нигезлерәк өйрәнү һәм аның нечкәлекләренә тирәнрәк төшенү өчен миңа махсус кием ( яктылыкны кире чагылдыручы жилет, фуражка һәм жезл) бирделәр һәм юл-транспорт службасының бер экипажына беркеттеләр.
Кулдашларым - ДАИ службасында 13 ел эшләүче өлкән инспектор Сергей Сырышев һәм инспектор Айрат Гасыймов белән танышам. Шәһәр читенә чыгабыз. Юлда барганда " коллегаларым"нан эшнең үзенчәлеге турында сораштырам. Алар сөйләвенчә, инспекторлык службасы эше җиңел түгел һәм тынгысыз. Бу төрле кешеләр белән даими аралашу. Шул ук вакытта инспектор үзенә күрә яшен кайтаргыч - көн буена ярсыган шоферларның канәгатьсезлеген ишетү белән шактый очрашырга туры килә.
Безнең экипаж киеренке участок - куркыныч борылышы булган Чаллы-Әгерҗе автомобиль юлының 18 нче километрында кизү торырга тиеш. Гадәттәгечә, эшкә керешкәнче өлкән инспектор Сергей Сырышев тулы инструктаж үткәрә.
- Безнең төп максат - сәрхүш хәлендә руль артына утырган шоферларны барлау. Тизлек реҗимын бозу, хәрәкәткә каршы полосага чыгу һ.б. хокук бозуларны кисәтү.
Жезл белән болгаганны күп мәртәбә күрергә туры килде, әмма ул синең кулда булганда - бөтенләй башка.
- Туктатырга теләгән машинага жезл белән аңа кайда туктарга икәнлеген күрсәтәсез. Шофер белән әдәпле, ихтирамлы сөйләшергә кирәк, - дип өнди юл-транспорт службасы инспекторы Айрат Гасыймов. Мин аның артыннан тырышлык белән жезл хәрәкәтләрен кабатлыйм, ә ул шунда ук мине төзәтә. Хәрәкәтне тәртипкә салуны уң кул белән башкарырга кирәк, ә миңа сулагай кешегә ул кыен бирелә. Айрат шулай ук сулагайлар исәбеннән икән, әмма биш ел эшләү дәверендә уң кулы белән жезл хәрәкәтләндерергә өйрәнгән.
Шул вакытта өлкән инспектор Сергей Сырышев приборын бу урында рөхсәт ителгән максималь тизлек - сәгатькә 50 километрга көйли һәм аны автомобильләр агымына юнәлдерә. Һәм менә беренче закон бозучы : прибор сәгатькә 75 км тизлекне күрсәтә. Ул тиз арада бу машинаны агымнан аерып чыгара. Беркетмә төзелә. Приборны кабат кабыза. Тизлек режимын бозучылар җитәрлек!
Әйтергә кирәк, ДАИ хезмәткәренең төп "коралы" - игътибарлылык. Машинаны туктатканнан соң, берничә секунд эчендә инспектор документларны күзаллап кына калмыйча, салонны карап чыгарга һәм шоферның үз-үзен тотышына игътибар итеп өлгерергә тиеш.
Чираттагы хокук бозучыны барлыйбыз. Документларын тикшерергә миңа куштылар. Алдан өйрәткәнчә, иң элек үзем белән таныштырам һәм документларын күрсәтергә кушам. Мин оялып куйдым, чөнки документын сузган ир кеше елмая. Мине җитди кабул итми, күрәсең. Әмма мин борчылмадым.
Бер сәгать үтүгә мин эсселектән әлсерим, чөнки размеры туры килмәгән фуражка баштан шуып төшә. 30 градустан арткан эссе көн булу автоинспекторларга комачау итми, алар тыныч кына үз эшләре белән шөгыльләнүне дәвам итәләр. Бу әлеге службаның үзенчәлеге: һава торышы һәм температура нинди булуга, явым-төшемгә карамастан үз вазифаңны төгәл үтәү. Бер сәгать кизү тору дәвамында 3 беркетмә төзелде һәм ике кисәтү ясалды.
Бурычны үтәгән хис белән редакциягә кайтам. Арыганлык сизелә, шунысы куандыра, минем эш көнем азагына якынлаша. Ә кулдашларымның әле бүген тагын рейдка чыгасы бар.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћналыклары ќурналист џљнђрђн њзгђртђ