Татарстан блогерлары очрашудагы рәсми фотографиядә ТР Президенты белән легендар боксчының йодрыкларын чагыштырган һәм Миңнехановның йодрыгы көчле булуын билгеләгән.
Очрашудан фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала.
«Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!» – дип язган блогерларның берсе.
Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга профессиональ спорт буенча «Казан Кремле кубогы» турнирына килде. Рөстәм Миңнеханов һәм Рой Джонс Татарстанда боксны үстерү өстенлекләре турында фикер алыштылар.
«Бокс – характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләре өчен тормышка юллама булырга мөмкин», – диде Рөстәм Миңнеханов легендар спортчы белән әңгәмәдә.
ТР Президенты һәм элеккеге дөнья чемпионы Татарстанда «Бокс — мәктәпләрдә» федераль спорт-мәгариф проектын үстерү перспективалары турында фикер алышты. Сөйләшүләрдә РФ Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.
Нет комментариев