Нәфиснең кулларында – Универсиада уты
Менделеевлы Нәфис Сираҗетдинов 2019 елның XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасы факелын алып баручыларның берсе булды.
Казан 2019 елда Красноярскида узачак кышкы Универсиада утын тапшыру тантанасында катнашты. Ут эстафетасы этабы Җир эшкәртүчеләр сарае янынна старт алды. Араларында менделеевлы Нәфис Сираҗетдинов та булган 24 факел алып баручы Сөембикә манарсы, Кол Шәриф мәчете һәм Татарстанның милли китапханәсе яныннан дистанцияне уздылар.
Нәфис бу чарада катнашуга августта гариза юллый һәм кандидатурасы сайлануга чиксез шат була.
“Факел алып баручы булу һәм туган университетым диварлары янында Универсиада утын кабызу минем өчен зур бәхет”, дип яза Н.Сираҗетдинов ВК төркемендә үзенең битендә.
Фото Н.Сираҗетдинов архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев