Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әни – безнең горурлыгыбыз

Ноябрь ае якташларыбызның юбилей даталарына бай. Сугыш һәм хезмәт ветераны Екатерина Андреева туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина...

Ноябрь ае якташларыбызның юбилей даталарына бай. Сугыш һәм хезмәт ветераны Екатерина Андреева туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина көн героена котлау сүзләре юлладылар.
Юбилярга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Зиннурович шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән бүләк бирде. Аннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, аның эчтәлегендә Екатерина Александровнаның Ватан алдындагы казанышлары ачык чагылган.
Татьяна Митшина предприятиенең генераль директоры исеменнән химия заводындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Бертуганнары Наталья, Раиса, Галина котлау сүзләре һәм изге теләкләр җиткерделәр.
- Без дүрт бала үстек. Абый мәрхүм, калганнарыбыз исән, - диләр алар.
Наталья Александровна сугыш елларында "Яңа тормыш" колхозында эшли, Полянка авылында яши, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән, Раиса медицина хезмәткәре булган.
- Ә мин иң төпчеге, мин беренче сыйныфта укыганда, Катерина фронтка китте, - дип өсти 40 еллык педагоглык стажлы Галина.
Уллары Леонид, Виктор, Евгений, киленнәре, оныклары, күршеләре юбилярны ихлас күңелдән котладылар.
- Әниебез Мәскәү күген илбасарлардан саклаган. Ул зенитчы булган. Без аның батырлыклары белән горурланабыз. Ул изге күңелле, ачык һәм гади кеше. Авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Беркем дә аның турында начар сүз әйтмәс, - ди Леонид. - Без кадерле һәм яраткан кешебезгә ныклы сәламәтлек телибез.
Л.Кривилёва
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран