Секретарь Игорь Привалов рәислегендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышында оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Эшчәнлекне активлаштыру өчен комиссия составын раслауга керешкәнче, бердәмроссиялеләр 15 декабрьдә булган "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе ХХ конференциясе нәтиҗәләре турында отчет тыңладылар.
- 45 җирле бүлекчәдән 270 делегат катнашты. Безнең районнан...
Секретарь Игорь Привалов рәислегендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышында оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Эшчәнлекне активлаштыру өчен комиссия составын раслауга керешкәнче, бердәмроссиялеләр 15 декабрьдә булган "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе ХХ конференциясе нәтиҗәләре турында отчет тыңладылар.
- 45 җирле бүлекчәдән 270 делегат катнашты. Безнең районнан - дүртәү. Район башлыгы кунак сыйфатында булды, - дип сөйләде партиялеләрнең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова.
- Партия лидерлары безне партия эшчәнлеген камилләштерүнең кирәклегенә өндәделәр, нәкъ менә беренчел звеноларныкын, депутатлык корпусы белән берлектә эшчәнлек стилен яңартуга, ил һәм республика җитәкчелеге карарларын тормышка ашыру буенча мәгълүмат-аңлату эшләре алып баруга. Казанда 2013 елның XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрүгә аеруча игътибар бирергә кирәк, - дип мәгълүмат бирде ХХ партконференция делегаты, Абалач беренчел бүлекчәсе секретаре, авыл җирлеге башлыгы Ландыш Шияпова.
Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Зөфәр Сәгъдиев тәкъдиме буенча сәяси совет РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында һәм Игорь Привалов рәислегендә Менделеевск муниципаль берәмлегенең вәкаләтле органында "Бердәм Россия" фиркасе депутатларына ярдәм итүне оештыру буенча комиссияләрне раслады: партия төзелеше, оештыру-кадрлар эше һәм партиядән чыгарылганнарның шикаятьләрен тикшерү мәсьәләләре буенча (рәисе Рөстәм Гафаров), яшьләр сәясәте, физик культураны һәм спортны үстерү, мәгариф буенча (Мөслим Гилёв), иҗтимагый берләшмәләр белән эшләү буенча (Зөфәр Сәгъдиев), мәдәният, әхлаклылык һәм этникара мөнәсәбәтләр буенча (Лариса Кривилёва), мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча (Фирдис Абдрахманов), сәнәгать, төзелеш һәм эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча (Дамир Шәмсин), аграр мәсьәләләр һәм авыл территорияләрен үстерү буенча (Лариса Мөхәмәтшина). Аннан соң Менделеевск җирле бүлекчәсендә партия тарафдарлары советы составы расланды. Аны Нурия Сәйфетдинова җитәкләячәк.
Менделеевск районында "Бердәм Россия" партиясенең яклау фонды директоры Илсөяр Гобәйдуллина тәкъдиме белән Попечительлек советы составына кандидатуралар каралды һәм расланды. Рәисе итеп Игорь Привалов сайланды, урынбасарлары - Рөстәм Гафаров һәм Ролан Шәмсетдинов.
Сәяси совет карары буенча партиялеләр сафларына биш яңа әгъза өстәлде.
Л.Миңнегалиева
Нет комментариев