Өлкәннәргә карата кешелекле булыйк
Җәмгыять

Өлкәннәргә карата кешелекле булыйк

Алтын көз фасылында өлкәннәр айлыгы булу-аларга карата игътибар, ихтирам дигән сүз.

Әлбәттә, өлкән буын кешеләренә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булу турында без бервакытта да онытырга тиеш түгел. Ә бу уңайдана алар турында күбрәк кайгырту — безнең бурыч.

— Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Мәрфуга апа һәм Рафил абыйның хәлләрен белеп, бәйрәм күчтәнәче тапшырып кайттык. Аларның сөенечле күзләре, изге теләкләре — безнең саваплы эшебезгә бәя иде, — дип яза "МЯ"га Фирдәвес Рәхмәтуллина.


Нет комментариев