Алар маскаларны социаль хезмәтләр алучыларга өләштеләр.
Яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлану һәм аның таралмавын булдырмау максатыннан үткәрелгән чаралар шартларында «Өмет яры» гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече О.Барбарисова саклаучы битлекләр тегү буенча хезмәткәрләр өчен мастер-класс оештырды.
Бүгенге көндә бүлекчәнең социаль хезмәт алучыларының күбесе өйләрдә үзизоляциядә. Җәмәгать урыннарына чыкканда, вирустан саклаучы маскалар кулланып, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәргә кирәк. Кызганыч, битлек сатып алу яисә аларны тегү өчен кайбер кешеләрнең мөмкинлекләре юк.
Мастер-класс кысаларында белгечләр тукымадан күп кулланылучы маскалар тегеп аларны социаль хезмәтләргә ия булганнарга өләштеләр. Маскаларны күп тапкырлар кулланырга була — аларны юарга һәм үтекләргә генә кирәк. Моннан тыш хезмәткәрләр үзизоляция режимын саклау һәм пандемия чорында куркынычсызлык чаралары турында профилактик әңгәмәләр дә үткәрделәр.
«Кешеләр коронавирус белән бәйле хәлләрнең җитдилеген аңларга тиешләр», — дип игътибарны юнәлттеләр изге гамәл кылучылар.
Нет комментариев