Пенсия буенча сорау: стаж күп булса – пенсиягә алдан
40 елдан артык йөк автомобиле йөртүчесе булып эшләдем. Стажым күп булу миңа пенсиягә алдан чыгу хокукы бирәме? И.Безруков
Безнең укучыбыз соравына район Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова аңлатма бирде:
Ир-атлар өчен 42 елдан һәм хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаган эш стажы булса, картлык буенча иминиятләштерү пенсиясе гомум булдырылган пенсия яшеннән 2 елга алдан билгеләнә, ләкин 60 яшькә кадәр не ранее достижения (ир-атлар өчен) һәм 55 ел (хатын-кызлар өчен). Хатын-кызлар өчен 37 ел һәм ир-атлар өчен 42 ел иминият стажын санаганда түбәндәге чорлар керә:
– Россия территориясендә башкарылган эш һәм башка эшчәнлек, әгәр дә Пенсия фондына түләнгән иминият взнослары бу елларда исәпләнсә һәм түләнсә;
– вакытлыча эшкә сәләтле булмаган чорда мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу вакыты.
Ләкин алдан пенсия билгеләү хокукын бирүче әлеге очракта шунысын да белергә кирәк, «иминиятләштерелмәгән» чорлар – 1,5 яшь ярымга кадәр бала карау һәм хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләү, чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү иминият стажына исәпләнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев