Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Погонлы хатын-кызга гимн

Хокук саклау органнарында ир-атлар белән беррәттән авыр эш башкаручы хатын-кызлар турында без, кызганычка каршы, сирәк язабыз. Моны ТР буенча Россия ФМСИнең Менделеевск районындагы территориаль пункты начальнигы Елена Алиева турында мәкалә тулыландырачак. Язу өчен яхшы сәбәп тә табылды: 14 августта Елена Григорьевна күркәм юбилеен - 55 яшьлеген билгели. Агымдагы ел гомумән...

Хокук саклау органнарында ир-атлар белән беррәттән авыр эш башкаручы хатын-кызлар турында без, кызганычка каршы, сирәк язабыз. Моны ТР буенча Россия ФМСИнең Менделеевск районындагы территориаль пункты начальнигы Елена Алиева турында мәкалә тулыландырачак.
Язу өчен яхшы сәбәп тә табылды: 14 августта Елена Григорьевна күркәм юбилеен - 55 яшьлеген билгели. Агымдагы ел гомумән вакыйгаларга бай. Майда паспорт-виза службасын җитәкләвенә 25 ел тулды. Аңа коллегалары - 20 һәм 15 ел милиция стажлы Әлфирә Мингалиева һәм Лилия Тихонова тугрылыклы.
Паспорт-виза бүлекчәсендә эш, "куркыныч һәм авыр" дигәннән аермалы буларак, тыныч һәм "тузансыз" дип исәпләнелә. Бу беренче карашка гына шулай. Хезмәткәрләрнең эшчәнлек спектры соңгы вакытта киңәйде: алар хәзер вакытлыча яшәүгә, гражданлык, яшәү төре алуга рөхсәт рәсмиләштерү мәсьәләләрен һәм башкаларны тикшерәләр. "Аммоний" эре химия предприятиесе төзелеше белән Менделеевскига быел гына Япониядән һәм Кытайдан 1100дән артык белгеч килде. Игътибарлылык һәм "тимер" нервылар таләп итә торган төп нагрузкадан тыш, паспортисткалар нечкә психологлар һәм менә дигән юристлар да булырга тиеш.
Качуда булган җинаятьчеләрне барлау, уртак профилактик эшләр күп вакытны һәм көчне ала. Паспорт реформасы, халык санын алу, сайлаулар шулай ук игътибар һәм җаваплылык сорый. Бу вакытларда хезмәткәрләр паспортларны өйгә алып килү буенча курьерлар булып эшлиләр. Мәртәбәле кунакларны чакырып 14 яше тулган менделеевлыларга беренче документны тантаналы тапшыру күркәм традициягә әверелде. Алар туган якны өйрәнү музеенда, "Юность" РМЙ, Л.Карпов исемендәге химзаводның актлар залында, С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда, авыл клубларында уза.
- Безнең коллектив тату, - дип бүлешә Елена Григорьевна. - ФМСИ куйган бурычларны бергәләп хәл итәбез. Без менделеевлыларны һәм килгән кешеләрне хокук дәүләтендә яшәргә өйрәтергә омтылабыз: паспорт режимын һәм миграция закончалыгын бозмаска.
Кыенлыкларга карамастан, территориаль бүлекчәнең зур булмаган коллективы елдан-ел үз төркемчәсендә призлы урыннар яулый. Узган ел һәм агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча ул тагын лидерлыкта. Сайлаган һөнәренә тугрылык, чын осталык, эчке служба подполковнигының озак еллар фидакарь хезмәте, бүләкләре белән бергә, хөрмәткә лаек. Алар арасында "Хезмәтенә тугрылык өчен", "ЭЭМдә фидакарь хезмәте өчен" күкрәк билгеләре, "Хезмәттә уңышлары өчен", өч дәрәҗә "Хезмәте өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә", "2010 елның Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге уңышлары өчен", "Россия ФМС 20 ел" медальләре, ведомствоның Мактау грамотасы. Елена Алиеваның портреты ТР буенча Россия ФМСИ Мактау тактасын бизи.
- Дөресен генә әйткәндә, яшьлегемдә хокук саклау органнарында эшләү турында уйламадым да, - ди Елена Григорьевна. - Педагог булырга хыялландым һәм институт юлламасы буенча Әгерҗе мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшләдем. Әгерҗенең эчке эшләр бүлеген хәзерге ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов җитәкли иде.
Рафил Габтрафикович максатка омтылучан, инициативалы, җитди кызны күреп ала һәм балигъ булмаганнар инспекциясе инспекторы вазифасын тәкъдим итә. 1985 елның мартында Е.Алиеваның милиция стажы башлана.
Хәзер, юбилей көннәрендә, Елена Григорьевна профессионал, бәхетле хатын һәм әни, уңышлы җәмәгать эшлеклесе (ул район башкарма комитеты каршындагы торак, террорга каршы комиссияләр эшчәнлегенә зур өлеш кертә), төрле яклы шәхес булдым дип, ышаныч белән әйтә ала. Тормыш иптәше элеккеге тикшерүче Олег Хаджилехович белән бердәнбер уллары тормышта үз урынын тапсын өчен барысында эшли. Олег - Н.Добролюбов исемендәге Түбән Новгород лингвистика университетының бишенче курс студенты.
Елена Алиева юбилей көнендә якыннарыннан һәм коллегаларыннан күпсанлы котлаулар кабул итә. Ул моңа тыңлый һәм аңлый белүе, хезмәт сөюе, җаваплылыгы, эшенә һәм кече ватанына тугрылыгы белән лаек.
Роза Шәрәфиева
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск