Җомга көн кич белән "Менделеевсказот" предприятиесенең "Полянка" тимер юл станциясендә гадәттән тыш хәл булды.
Төяү эшләре барышында аммиак селитрасы төялгән биш вагон ирексездән таудан түбән тәгәри. Алар тоташтыручы маневрлы тепловоз белән бәрелешә. Нәтиҗәдә вагоннар рельстан чыга. Берсе ауган, шунлыктан берничә капчык ашлама чәчелгән. Ярый әле кешеләр зыян күрми һәм экологик...
Җомга көн кич белән "Менделеевсказот" предприятиесенең "Полянка" тимер юл станциясендә гадәттән тыш хәл булды.
Төяү эшләре барышында аммиак селитрасы төялгән биш вагон ирексездән таудан түбән тәгәри. Алар тоташтыручы маневрлы тепловоз белән бәрелешә. Нәтиҗәдә вагоннар рельстан чыга. Берсе ауган, шунлыктан берничә капчык ашлама чәчелгән. Ярый әле кешеләр зыян күрми һәм экологик пычрану куркынычы булмый. Гадәттән тыш хәл буенча тикшерү эшләре бара.
Нет комментариев