Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Поселок халкын нәрсә борчый?

«Поселок» ТИС территориясендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Абдуллин катнашында халык җыены узды.

Җыелганнар Малая Лесная, Горький, Ленин урамнары буенча карт агачларны кисү проблемаларын күтәрделәр. Алар шулай ук юл аша чыгуны булдыру һәм Вахитов урамында “яткан” полицейскийны урнаштыру турында сөйләштеләр. Әлеге тәкъдимне белдереп, поселоклылар бу юлда кеше иң күп йөргән урын булуын билгеләделәр.

Халыкны юлларны кардан чистарту, урам яктылыгы буенча мәсьәләләр борчый. Алар контрольгә алынды.

Эшчәнлек турында отчёт белән рәис Екатерина Кузнецова чыгыш ясады. Узган елда ТИС республикада яхшылардан дип табылды. Шәһәрнең җәмәгать-мәдәни тормышында актив катнашулары өчен башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән Мария Нестерова, Николай Шишкин һәм Александр Зырянов бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев