Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Посёлокта яшәүчеләр белән очрашу

бер ай дәвам иткән халык җыеннарының соңгысы булды. 2 нче мәктәптә оештырылган очрашуда район һәм шәһәр оешмалары, предприятиеләре, службалары җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы Игорь Привалов 2013 елда башкарылган гамәлләр, дәүләт программаларын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат...

бер ай дәвам иткән халык җыеннарының соңгысы булды.
2 нче мәктәптә оештырылган очрашуда район һәм шәһәр оешмалары, предприятиеләре, службалары җитәкчеләре катнашты.
Район башлыгы Игорь Привалов 2013 елда башкарылган гамәлләр, дәүләт программаларын тормышка ашыру барышы турында сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде. Полициянең участок вәкиле Сергей Куликов җинаятьчелек торышы, закон бозу очракларын киметү буенча профилактик эш барышы белән таныштырды.
Аннан соң Игорь Привалов сорауларга җавап бирде.
Очрашуда катнашучыларны су белән тәэмин итү, юлларны төзекләндерү, агачларны формага кертеп кисү, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыклары төзү, түбәләрне боз сөңгеләреннән арындыру мәсьәләләре кызыксындырды. Бала тудыру йортын торгызу турында сорауга, район башлыгы бинаның авария хәлендә булуын, аны ремонтлау мөмкин түгеллеген белдерде.
Гунин урамының 27 нче йортында яшәүчеләр канализация тыгылу турында борчылып сөйләделәр. Проблеманы чистарту корылмасы урнаштырып кына хәл итеп булачак.
Халыкны туган якны өйрәнү музее территориясендә урнашкан күпернең чистартылмавы, култыксалары юклыгы борчый. Ул районда автомобиль йөртү тизлеген киметү чарасын күрү дә актуаль.
Игорь Анатольевич җыенда күтәргән сораулар программаларда чагылыр һәм гамәлгә ашырылыр, дип ышандырды.
- Без бер-беребезне ишеттек. Җыеннарда халык күтәргән сораулар исемлеге төзеләчәк, муниципаль дәрәҗәдә хәл ителмәгәннәрен Президент аппаратына юллаячакбыз, - диде Игорь Привалов.

Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Поселок ремонт