Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Проблема бар...

Яз килүгә менделеевлылар редакциягә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итә башлады. Без аларны берләштереп, газета укучы почтасына күзәтү ясарга булдык. Ушковлар урамының 8 нче йортыннан Садыйкова юллар торышының яшәүчеләргә куркыныч тудыруы турында яза. Күптән түгел аның әнисе егылып, аягын имгәткән. Шулай ук газета укучыбызны ишегалды территориясендә чүп-чарның күп булуы борчый. В.Гыйләҗетдинова...

Яз килүгә менделеевлылар редакциягә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итә башлады. Без аларны берләштереп, газета укучы почтасына күзәтү ясарга булдык.
Ушковлар урамының 8 нче йортыннан Садыйкова юллар торышының яшәүчеләргә куркыныч тудыруы турында яза. Күптән түгел аның әнисе егылып, аягын имгәткән. Шулай ук газета укучыбызны ишегалды территориясендә чүп-чарның күп булуы борчый.
В.Гыйләҗетдинова үзәк больницада табиблар җитмәү проблемасы ничек хәл ителә һәм шәхси сектордагы йортларда җылыту системасы котелларына үзәкләштерелгән техник хезмәт күрсәтү булачакмы, дип сорый.
Хезмәт ветераны Л.Фәйрушин төзекләндерү проблемасын күтәрә - базар территориясендә һәм бакчачылык ширкәтләренә төшү урынында чүп күп.
Василий Галкин шәһәр ветераннары һәм бакча хуҗалары исеменнән мөрәҗәгать итә. "Дружба" бакчачылык ширкәтенә төшү юлын ремонтлау мәсьәләсе берничә ел күтәрелә кайчан ремонт булыр? - дип сорый ул.
Газета укучылар күтәргән барлык мәсьәләләр буенча редакция тиешле службаларга запрос җибәрде. Җитәкчеләрнең җаваплары нәшер ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета