Район башлыгы пенсионерлар белән очрашты
Валерий Чершинцев 2019 елга районның социаль-икътисадый үсеше йомгакларына багышланган очрашуда пенсионерларның сорауларына җавап бирде.
Валерий Сергеевич билгеләгәнчә, агымдагы елда да узганыннан калышмыйча эшләргә туры киләчәк. Районда 30 программа буенча төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 860 миллионнан артыграк средстволар үзләштерелде.
– Без ТАССРның – 100, Җиңүнең – 75 һәм район оешуның 35 еллыгына багышланган чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә тиешбез, – дип ассызыклады В.Чершинцев. – ТОСЭРга инвесторлар җәлеп итү, авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен яхшырту юнәлешендә дә актив эшләргә кирәк.
Өлкән яшьтәгеләр район җитәкчелегенә сораулар бирделәр, аларның күбесе күпкатлы йортлардагы ремонтка кагылышлы булды. Район башлыгы проблемалы мәсьәләләрне өйрәнү һәм сорауларга җентекле җаваплар әзерләү бурычын йөкләде. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү һәм аларның сыйфаты, инвалидларга кулай мөхит булдыру, шахмат-шашка клубы өчен урын бүлеп бирү гозерләре яңгырады. Алар контрольгә алынды.
Фото район башлыгының пресс-службасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев